Беренче майга багышланган китапханә бәйрәме (6+)

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Беренче майны билгеләп үтүгә багышланган бәйрәм программасына кушылды. 10 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында шәһәрдәшләр өчен күңел ачу чаралары әзерләде. 

«Китап сөючеләр утравы» викторинасында катнашучылар әдәби сынаулар узды. Алар гадәти булмаган Китап сөючеләр утравына сәяхәткә кузгалды. Балаларга сүзлек һәм белешмәлекләр ярдәмендә үтәлергә тиешле биремнәр тәкъдим ителде. Сорауга җавап бирә алмаган очракта, алар «Китап утраулары» күргәзмәсендәге энциклопедия һәм белешмәлекләрне ярдәмче буларак кулланды. 

«Әдәби дартс» әдәби уен-викторинасында катнашучылар төз атуда ярыша һәм, викторина соравына дөрес җавап биреп, татлы бүләкләр ала алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: